Кукмараның салым инспекциясендә “Ачык ишекләр” көне үтте

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе


10 номерлы районара салым хезмәтенең Кукмара бүлекчәсендә Ачык ишекләр көне үтте. Бу көннәрдә салым инспекциясенә 100дән артык кукмаралы мөрәҗәгать иткән, 25 кеше өчен Интернетта физик затның шәхси кабинетын булдыру өчен ярдәм күрсәтелгән. Шәхси кабинет – өйдән чыкмыйча гына үзеңә тиешле салымнар белән танышу,салымнарны түләү өчен бик уңайлы формат. Ачык ишекләр көненә килүчеләр 2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт өчен салымнар түләү буенча мәгълүматлар алганнар. Салым өлкәсендәге башка сорауларга да инспекторлар тарафыннан тулы, аңлаешлы җаваплар бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, милек салымнарын 1 октябрьгә кадәр түләп бетерү мөһим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International