Түбән Күзмис авылы халкы хәзер краннан чишмә суы эчә

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе


Үзара салым акчасына Нырья авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган. Иске Кенә Юмья авылында яңа су башнясы, насослар куелган. Башняга су чишмәдән килә. Бу эшкә авыл җирлеге депутаты Валерий Андреевның зур тырышлыгы кергән. Югары Күзмис авылына чишмәдән ике чакрым озынлыктагы полиэтилен торба сузылган. Чишмәне иң элек казып чистартканнар. Бу эшләрдә депутат Юрий Искандеров башлап йөргән. Хәзер Түбән Күзмис авылы халкы да чишмә суы эчә. Сентябрь азагында Кенә Юмья, Югары һәм Түбән Күзмис, Сабанчино, Куркино, Нырья авыллары урамнарына, трассадан Кызыл Чәчәк авылына кадәр юлга вак таш җәюне башларга исәплиләр. Юлларны төзекләндерүгә Сабаның ПМК- Мелиорация оешмасы алына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International