Кукмарада "Экстремизмга -юк!" айлыгы бара

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Үзәкләштерелгән китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Нурия Гайнетдинова Кукмара 4нче мәктәбенең 6”А” сыйныф укучылары өчен “Без -экстремизмга каршы” дигән темага телдән журнал уздырды. Әңгәмә барышында террорлыкның тормыш өчен иң куркыныч һәм алдан фаразлап булмый торган күренешләрнең берсе булуы турында сүз алып барылды, 2004 елгы Беслан фаҗигаләре искә төшерелде. Чара презентация белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International