Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Вахитлеләр тырышып эшли дә, ял да итә беләләр
2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Вахит мәдәният йортында Корбан гаете бәйрәмнәре, авылының үзешчән осталарының сезон ачылышы уңаеннан “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим ителде.
Концерт барышында уңыш турында төрле сынамышлар, табышмаклар әйтелде, игеннәрне җыеп алуда үзләренең өлешләрен кертүчеләргә, терлекчеләргә изге, матур теләкләр җиткерелде.
Авылыбызда нинди генә талант ияләре юк? Җырчы, биюче,сүз остазы дисеңме!? Алар барысы да сәнгатьне якын итә,ярата!
Бәйрәмебездә яңгыраган дәртле-моңлы җырларны Янил мәдәният йорты мөдире Марат Мөхәммәтшин, Вахит мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Гарифуллина, Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты Нияз Кәримуллин, Арча педагогия көллияте студенты Рәмзил Галиуллин, Кукмара аграр көллияте студенты Рамазан Мотыйгуллин, Янил урта мәктәбе укучылары Алсу Нуриева, Адель-Алмаз Муллагалиевлар җиткерде. Биюче егетебез, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы Илназ Шәфигуллин һәм Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге “Нур” бию төркеме чыгыш ясады. Концертны сүз остазы, мәдәният йорты җитәкчесе-Шамил Шәфигуллин алып барды. Тамашачылар артистларга үзләренең мул алкышларын бүләк итеп, рәхәтләнеп матур, бай эчтәлекле концерт карадылар. Мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде, бәйрәм белән котлап, зур уңышлар теләде.
Әйе, вахитлеләр тырышып, бар көчләрен куеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр. Тырышлыклары, уңай нәтиҗәләре әллә каян күренеп тора аларның! Авыл хуҗалыгы, мәдәният, белем һәм башка өлкәләрдә алар һәрвакыт беренче!
Нияз Кәримуллин, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 2 курс студенты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
25
апрель, 2026 ел
Иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү
25 апрельдә район китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Язлар белән безгә Тукай кайта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара бөек шагыйребезнең «Туган авыл» җыры белән башланып китте. Китап сөючеләр тамашачыларга Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, аның иҗатына булган хөрмәтләрен җиткерде. Кичә барышында «Язлар белән безгә Тукай кайта» исеме астында үткәрелгән шигырь сөйләүчеләр, язучылар, рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга район китапханәсе системасы тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге күркәм чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар һәм катнашучылар бу кичтән рухи байлык, илһам һәм яңа иҗади көч туплап таралышты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 25 апрельгә кадәр 2026 елның 26 апрелендә 18 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 26 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле җил көтелә.
24
апрель, 2026 ел
Лубян авылында су басу хәле.
Лубян авылында су басу хәле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз