Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева, төрле катлам китап укучылар өчен, “Каләмне корал итеп..” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән татар шагыйрьләре белән таныштырып, презентация күрсәтте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, биюләр башкардылар. Кичәдән укучылар бай мәгълүмат алдылар.