Вахитов исемендәге хуҗалыкта ун айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары вахитлеләрнең мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше, техник базасы, ремонт барышын белән танышты. Пленар өлештә исә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде.