Кукмарада "Ак калфак" оешмасының утырышы узды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Кукмара районы хатын-кызлары шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышына җыйналды. Ул районыбызның каләм тибрәтүче хатын-кызларына багышланды: алар үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алыштылар, иң яхшы әсәрләрне туплап, әдәби альманах чыгарырга, дигән карарга килделәр. Калфак чигү буенча мастер-класс үткәрелде. “Лилия” ательесыннан мастер Миңнури ханым калфак чигү, аны кисү, бизәү серләренә төшендереп, аңлатып һәм күрсәтеп бирде. Оешманың чираттагы утырышында сәламәт яшәү серләренә багышланган лекция тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте “Ак калфак”җитәкчесеЗөмәрә Җиһаншина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International