Татарстанда 8-11 сыйныф укучылары, студентлар, актив хәбәрчеләр арасында “Журналист буласым килә” дигән халыкара бәйге узды. Конкурста Кукмара өченче урта мәктәбенең “Журналистика әлифбасы” түгәрәгенә йөрүче 9а сыйныфы укучысы Рафаэль Минимуллин “Сабантуй – күңел бәйрәме” дигән язамасы белән “Дебют” номинациясендә икенче урынны алды. Шушы ук мәктәпнең 8а сыйныфы укучысы Дилә Хәсәнованың “Телне саклау – безнең бурыч” дигән язмасы өченче урынга лаек булды. Әлеге укучылар “Казан” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнаштылар.