Кукмара районы пенсионерлары Олыяз җирлегендә сәяхәттә булды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Ноябрь ахырында пенсионерлар Союзының район бүлекчәсе карамагында эшләп килүче өлкәннәр университетының “Туган якны өйрәнү” факультеты тыңлаучылары Олыяз җирлегенә сәяхәт итеп, мәдәният йортындагы музей эше белән таныштылар. Музей җитәкчесе Зөлхәбирә Якупова, ветеран укытучы Рәсимә Сәләховаларның мавыктыргыч әңгәмәләрендә катнаштылар. Сәяхәт музейга башлангыч биргән Олыяз урта мәктәбендә дәвам итте. Мәктәп директоры Гомәр Хашим улының “Кар десанты” башкарган игелекле хезмәте турында тәфсилләп сөйләве турында, мәктәптә балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүнең куелышын үз күзләре белән күргән сәяхәтче өлкәннәр соклануларын яшерә алмадылар. Талантлы балаларның концерты һәм “Урал” хуҗалыгы көче белән әзерләнгән чәй табыны да өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International