Пычак авылы китапханәчесе кече һәм урта яшьтәге балалар белән асфальтта рәсем ясау бәйгесе оештырды. Балалар рәсем ясауга бик җитди карадылар һәм тырыштылар. Төсле акбурлар белән алар матур итеп үзләре күз алдына китергән рәсемнәрне ясадылар. Балаларның барысы да тырышты. Алар ясаган рәсемнәр төсле, әкияттәгечә матур килеп чыкты.