Районга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Министр, район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие җитәкчеләре белән берлектә Кукмара аграр көллиятендә булып, аның матди-техник базасы белән танышты. Көллиятне икътисад, сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге итеп үзгәртү өчен барлык таләпләр дә үтәлергә, уку-укыту, лаборатория, остаханә, тулай торак, ашханә - һәммәсе тиешле нормаларга туры килергә тиеш, дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.