Район башлыгы Кукмарада яшәүче Назирә Таҗиеваны юбилее белән котлады

2016 елның 22 июле, җомга

Бүген поселокның Ворошилов урамында гомер кичерүче Назирә Таҗимөхәммәт кызы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Татарстан Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, тегү фабрикасы хезмәткәре дә үзләренең котлауларын ирештерделәр.

Назирә апа тумышы белән Кенәбаш авылыннан. Ул күп еллар Кукмара тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан.

Юбилярны без, редакция коллективы да, күркәм бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International