Янил авылында универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Янил авылында сөенчеле вакыйга булды. Көллият территориясендә “Универсаль спорт мәйданчыклары” республика программасы буенча сафка баскан спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Биредә баскетбол һәм волейбол, футбол уйнарга, тренажерларда шөгыльләнергә була.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-президенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров та катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International