Бүген Вахитов исемендәге хуҗалык базасында республика күләмендә савымчылар ярышы башланып китте. Әлеге чарага республика районнарыннан алдынгы сыер савучылар җыелган иде. Һәр районнан бер савымчы, ә кабул итүче район буларак, бездән Лидия Габдрахманова һәм Светлана Гордеевалар катнаша. Алар иң элек тест сорауларына җавап бирделәр, ә аннан соң аппарат сүтеп-җыю буенча ярыштылар. Бәйгедә катнашучылар кич белән сыер саву залларында үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Әлеге чараның тантаналы өлеше иртәгә булачак.