Бу көннәрдә поселокның үзәк урамындагы юлга асфальт җәю эшләре башкарылды. “Татавтодор”ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонт участогыннан хәбәр итүләренә, бу атна ахырына алар үз эшләрен төгәлләргә планлаштыралар. Димәк, автобуслар да үз вакытларында йөри башлаячаклар.