Сәрдекбаш һәм Зур Сәрдек җирлекләрендә халык җыеннары узды

2016 елның 29 июле, җомга

Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланды. Алар иң беренче булып Сәрдекбаш һәм Зур Сәрдек  җирлекләрендә үткәрелде. Җирлек башлыкларының хисаплары тыңланды. Зур Сәрдектә район башлыгы Сергей Димитриев, Сәрдекбаш җирлегендә аның урынбасары Равия Каримуллина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырдылар, халыкның сорауларына җаваплар бирделәр. Җыенда шулай ук район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев та чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International