Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен өлкәннәр нинди генә чаралар уйлап тапмый. Әле шушы көннәрдә генә Ош.Юмья авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәче җитәкчелегендә балалар рәхәтләнеп туп типте. Балаларның сәламәтлеген ныгытуда мондый спорт уеннарының файдасы зур, диләр оештыручылар.