Игътибар, урманда янгын чыгу ихтималы арткан!

2016 елның 30 июле, шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.

Кызу көннәр тору һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителә, диелә хәбәрдә. Синоптиклар мәгълүматы буенча, 22-24 июль көннәрендә Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы 4 классны тәшкил итә.

Моннан тыш, урыны белән һава торышының да бозылу ихтималы бар – яшен һәм тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил чыгарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International