Казаныбыз, аның тарихи һәйкәлләре 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына эләгергә мөмкин.
Яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурсны Россия Үзәк банкы игълан итте.
Тавыш бирүнең беренче этабы “Твоя-Россия.рф” сайтында 28 июльгә кадәр барды. 5 мең тавыш җыйган шәһәрләр исемлегендә Казанның тариһи һәйкәлләре: Казан Федераль университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете дә бар.
5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта “Иҗтимагый фикер” фонды сораштыру оештырачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алыначак.
Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь – 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк. Ул вакытта “Твоя-Россия.рф” сайтында, я федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне “Россия 1” телеканалы эфирында SMS аша да тавыш биреп булачак.