Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан республиканың мәгариф министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре рейтингын үткәрә. Кукмара районының “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” икенче ел рәттән балаларга физкультура –спорт юнәлешендә белем бирү буенча әлеге рейтингта беренчелекне алды.