ЮХИДИ хезмәткәре Сергей Егоров кичә Кукмара беренче гимназиясе укучылары янында кунакта булды. Инспектор балаларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында сөйләде, куртка һәм сумкаларга беркетеп кую өчен "смайлик"лар өләште.