“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында районда эшләп килүче гаилә бәхетсезлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспекторлар Нырты, Нырья, Лельвиж, Югары Арбаш мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре уздырдылар, акцияләр оештырдылар. Укучыларга терроризм һәм экстремизмның куркыныч афәт булуы төшендерелде. Шулай ук инспекторлар үзләренең чыгышында халык күпләп җыелган җәмәгать урыннарында, транспортта игътибарлы булуның мөһимлеген аңлаттылар, ташлап калдырылган сумка, таныш булмаган предметлар очратканда урыннан кузгатырга, кулга алырга ярамаганлыгын билгеләп үттеләр.