Юл иминлеге куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында районыбызның мәгариф учреждениеләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында очрашулар узды. Анда яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыруның әһәмияте, велосипед белән йөрү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, скутер, мопед белән йөрү кагыйдәләрен үтәү кебек мәсьәләләр каралды. Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.