Манзарас мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә “Картая мени соң йөрәк” дигән темага өлкәннәр белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу бәйрәм һәр елны зурлап билгеләп үтелә. Кичәгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды. Кичә түгәрәк өстәл артында матур-матур җырлар белән бергә үрелеп барды.