Шушы көннәрдә Вахит авылы мәдәният йортында районыбызның авыллары арасында КВН ярышлары узды. Әлеге ярышта Вахит, Янил, Каенсар, Зур Сәрдек, Лельвиж, Байлангар авыллары көч сынашты. Һәр авыл үз осталыкларын, булганлыкларын күрсәтеп, тамашачыларны шаккаттырдылар. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен житкерделәр һәм алар карары буенча Вахит авылы командасы жинүче дип табылды. Алар ярымфинал ярышларында көч сынашачаклар.