ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Купка авылы китапханәчесе “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Туган як табигате”дип исемләнгән  экологик дәрес үткәрде. Балалар бакчада үсүче агач, куакларның үсү үзенчәлекләре, җиләк –җимешләр китабы белән таныштылар. Соңыннан  китапханәче апалары балаларга “Колакчын тафи”дигән китап укып үтте.

30 июль көнне А.М. Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җәйге уку залы эшләде. Китапханә хезмәткәрләре  яңа китап-журналлар күргәзмәсе оештырды. Биредә ял итүчеләр әдәби китаплар һәм матбугат белән танышты.

 


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Ул урып-җыюны оештыру, уҗым культураларын чәчү һәм туфрак эшкәртү мәсьәләләренә багышланган иде

Әлеге слетта 32 Мәктәп урманчылыгыннан 130дан артык укучы катнаша

Нырты авылы китапханәчесе балалар белән “Яраткан китап битләре буйлап” дип исемләнгән әдәби квест  үткәрде. Уенда ике команда көч сынашыты. Алар төрле катлаулы станцияләрне үтеп уңышлы үттеләр. Чара балаларга  бик ошады.

Татарстан  белән  чиктәш  ике  төбәктә  африка  дуңгызлар  чумасына  бәйле    мәсьәлә республикада  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүчеләр  өчен  бу  бик  мөһим.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.  

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  икмәк  кабул  итү  предприятиеләре белән  узган  эшче  киңәшмәдә  сөйләде,  ул  яңа  уңыш  ашлыгын  әзерләү  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  

Аның чираттагысы Лельвиж һәм Сәрдекбаш җирлекләрендә үтте


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Купка авылы китапханәчесе «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән язучының төрле китаплары буенча әңгәмә үткәрде.  Моннан тыш, балалар яраткан әсәрләрен белү буенча әдәби конкурсларда бик теләп катнаштылар. Ә балалар, үз чиратында, яхшы һәм пөхтә укучылар булырга һәм еш кына «Китап хәзинәләре патшалыгы»на кунакка килергә сүз бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International