Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Әлки районының Әхмәт авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Бакиров, ул үзе өчен бизнес кына түгел, ә бөтен тормыш эше – татар токымлы атларны торгызу.
Ярышларда 6 команда катнашты: Зилант (2004 елгы кызлар), Зилант (2004-2005 елгы егетләр), Зилант (2005 елгы кызлар),Зилант(2006-2007 елгы егетләр), Зур Сәрдек, Зур Кукмара.
Рәмис Нурматов 36 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә һәм Дмитрий Байгельдин 40 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә алтын медальләр яулады. Михаил Волосов 54кгта, Алинә Нурматова 46кгта көмеш медальләр яулады, 40кгта Алим Галимҗанов һәм 52кгта Искәндәр Фәйзетдинов бронза медальгә лаек булды.
Тренер Альберт Закирова шәкерте Азалия Шаһиева 50 һәм 200 метрга брасс белән йөзүдә бронза медаль яулады.
Тренер Марес Бәдертденова «Зилант " спорт мәктәбе спортчылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Алмаз Юсупов 57кг авырлык категориясендә чемпион булды, 66 кг авырлык категориясендә Энҗе Юсупова һәм 68 кг авырлык категориясендә Тимур Азизов өченче урынны алды.
28 май көнне балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының язучы И. Акимушкинның 90 еллыгына багышланган «Табигать серләре» дип исемләнгән экологик дәрес булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларны язучының иҗаты белән таныштырды.
Дәрес конкурслар, викториналар, мультмедиа презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Анда балалар бик теләп катнаштылар.
Чара китап күзәтү һәм «Искиткеч хайваннар» дигән видеофильм карау белән тәмамланды.
Җәйге чорда шәһәр халкы өчен ачык һавада уку залы эшли. Эш графигы: сишәмбе 18.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр үзәк паркта. А. М. Булатова; пәнҗешәмбе: 18.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Җиңү Паркы каршындагы мәйданда. Атна саен төрле уеннар, викториналар, акцияләр үткәреләчәк.
Хөрмәтле укучыларыбыз!
2019 елның 3 июненнән 31 августына кадәр Үзәк һәм балалар китапханәләре җәйге эш графигына 8.00-18.00 сәгатьтән төшке ашка тәнәфессез күчәләр.
Шимбә, якшәмбе-ял көне.
Айның соңгы пәнҗешәмбесе-санитар көн.
Татарстан WorldSkillsRussia VII Милли чемпионатында беренче урынны алды. 24 майда Казан шәһәрендә 2019 елда узачак «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты финалы ярышларына йомгак ясалды. Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кураторлык итә торган "авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясендә 1 урынны АзатТимербаев алып килде. Ярышлар Ростов өлкәсендә апрель аенда узды.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә Татарстан халыклары Дуслык Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе химаясе астында 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Балалар мәсьәләсе»гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.