ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

Яңа Сәрдек авылында 2019 елның 22 февралендә  янгын нәтиҗәсендә балигъ булмаган балаларга кайгы белдереп, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде. Бу көннәрдә (22,23,24) барлык чаралар да гамәлдән чыгарыла.

Балаларның фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

21 февраль  көнне Зур Кукмара мәдәният йортында күпкырлы шәхес, талант иясе, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Бу кичәгә милләтебезгә, туган телебезгә битараф булмаган, язучының әсәрләрен яратып укучылар җыелган иде. Чара барышында Фәүзия Бәйрәмова “Гөләйза” китабының язылу тарихын, халкыбызның бик болганчык елларда да каршылыклар аша үзенең туган телен,  милләтен саклап калуы турында сөйләде. Кичәдә  килгән тамашачылар,  “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясады.  Чара барышында тамашачылар язучының иҗатына багышланган презентация белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты активистларны, мәдәният, мәгариф эшлеклеләрен " Хәтер паркы" иҗтимагый территориясен төзекләндерү концепциясе турында фикер алышуда катнашырга чакыра, район мәдәният йорты бинасында Кукмара шәһәренең Ленин урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан.

21 февраль көнне социаль - яклау үзәге “Тылсым” да китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы  Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел язмышы- милләт язмышы” дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында туган телнең тарихы яктыртылды. Язучыларның туган телгә багышланган шигырьләре  укып үтелде. Галимнәр, язучыларның тел турында фикерләре  җиткерелде.

 


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21  февральдә  район балалар китапханәсендә,  Халыкара туган тел көне якынлашу уңаеннан,  “И туган тел, и матур тел!”  дип исемләнгән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста төрле яшьтәге  район һәм авыл балалар бакчасыннан нәниләр катнашты.  Китапханәче Фирдания Закирова,  төсле презентация ярдәмендә  Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балаларны әлеге көннең әһәмиятле икәнлегенә төшендерде.  Балалар  татар язучылары Г.Тукай, М.Җәлил, Э.Мөәминова шигырьләрен татар һәм рус телендә  сәнгатьле итеп башкарды.  Аларның  чыгышын  жюри   әгъзалары бик игътибар белән тыңлаганнан соң, балаларның сөйләү үзенчәлекләрен, үз-үзләрен сәхнәдә тоту алымнарын исәпкә алып, урыннар билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Конкурс  соңында  Г.Тукайның  “Туган тел” дип исемләнгән җыры башкарылды.

 

 

Зур Сәрдек мәдәният йортында шаулап-гөрләп “Яшьлектән кайнар сәлам!” дигән тагын бер зур тамаша узды.

Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде

Байлангар авылы китапханәчесе  балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Тапкырлар   һәм зирәкләр “ бәйгесе  үткәрде. Балалар 2 командага бүленеп , төрле сорауларга , биремнәргә җавап таптылар, уеннарда катнашып, тапкырлыкта , зирәклектә көч сынаштылар.

Бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне алдыннан балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу С.А. Ахтямов исемендәге Манзарас урта мәктәбенең  8Б сыйныф укучылары өчен  "Без-бравые дети" дип исемләнгән әдәби-уен программасы үткәрде.  Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, армия ни өчен кирәк булуы һәм үз Ватаныңны якларга өйрәнү ничек мөһим икәнлеге турында сөйләштеләр. Әңгәмә кызыклы презентация белән үрелеп барды.

Аннан соң балалар «Шифровка», «диверсантлар», «йодрыкка Ирек тупла», «Шәфкать туташы», «Армей кухнясы», «Эполиетлар» конкурсларында һәм уеннарында актив катнаштылар. Алар үзләренең белемнәрен, белемнәрен, тапкырлыкларын һәм тизлеген күрсәттеләр. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан, балалар китапханәсе китапханәчесе Закирова Фирдания «Рябинушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Туган телем - алтын хәзинә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сак караш тәрбияләү һәм саклау кирәклеге турында сөйләде, балалар фольклоры әсәрләрен укыды. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, мәкальләрнең дәвамын күрсәттеләр, уеннарда катнаштылар, татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International