ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Вахит авылы китапханәсендә уздырылган “Язучы да Алиш, батыр да” дип исемләнгән сыйныф сәгатендә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Рахимуллина Л.З. язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. “Батырлыкта – матурлык!” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Шагыйрь-язучы А. Алиш герой-шагыйрь Муса Җәлил белән көрәштәш булган. Бергә концлагерь газапларын кичергәннәр һәм җәзаланып үтерелгәннәр. Алишның концлагерьдә язган шигырьләре укылды. Укучылар язучының әкиятләренә кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара ахырында А.Алишның  әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарын карадылар.

Әсән-Елга авылы китапханәчесе Пычак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен “Читаем Льва Николаевича Толстого” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Балалар  язучының тормыш юлы  аның иҗаты буенча төзелгән биремнәрне үтәп,  видео-презентация карадылар.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Күкшел авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен  “Табигатьтә – кунакта”  дип исемләнгән сәяхәт оештырды. Китапханәче балаларга әдәби уку оештырып, табигать темасына багышланган китаплар белән таныштырды.

12 сентябрь көнне Вахит авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Исәнме, алтын көз!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.  Чара көз турында презентация  карау белән тәмамланды.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Югары Арбаш китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Экстремизм-гасыр афәте”дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын  һәм әлеге ситуациядә кеше үзен ничек тотарга тиеш икәнлеген аңлатты.

Әсән-Елга авылы китапханәсендә терроризмга каршы көрәштә мәктәп укучылары белән “Безгә куркыныч яный” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Кешелек дөньясы өчен терроризмның нинди зур фаҗига булуы Бесланда булган терракт мисалында презентация ярдәмендә күрсәтелде. “Тоткын булсагыз, нишләргә?” дигән сорауга бергәләп фикер алыштылар.

Әсән-Елга авылы китапханәчесе бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның 190 ел тулу уңаеннан, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Рисуем Толстого” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.Укучылар китапханәче тарафыннан оештырылган “Толстой для детей”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышып,рәсемнәр ясадылар.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Пычак авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен ”Экстремизмга – юк!” исемләнгән  әңгәмә үткәрде. Китап укучыларыбыз, биремнәр ярдәмендә тормышыбызга куркыныч янаган очракта ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр.

Вахит авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен ”Экстремизмга, терроризмга- Юк!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга бер-береңә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга, кирәклелеге хакында сөйләп узды. Чара "Террорчылык һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч тудыра" дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе белән тәмамланды.

Чишмәбаш авылы китапханәсендә яшьләр өчен “Сак булыгыз,терроризм!” “Экстремизмга-юк!” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче яшьләргә экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәде. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International