ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бәйрәмгә килүчеләрне фойеда бик матур күргәзмә каршы алды

Спартакиада нәтиҗәләре буенча команда бишенче урынга лаек булды

Аш-Буҗи авылы китапханәсе 1-2 сыйныф укучылары өчен “Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы” бәйрәме үткәрде. Китапханәче балаларга татар халкының милли йолаларының берсе Cөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын әйтеп китте. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр. Шулай ук “Җиләк-җимешне тәменнән белү”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт” уеннары уйнатылды.


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

“Зилант” спорт мәктәбе спортсменнары Рязань шәһәрендә узган Россия өчен традицион булган спорт төрләре буенча бөтенроссия ярышларында катнаштылар.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мәчкәрә авылында дин галимнәре, мәдрәсә остазлары, шәкертләре, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләр җирләнгән зират хәзергә кадәр сакланган.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Балалар әлеге темага бәйле матур әдәбият әсәрләрендәге геройларны исләренә төшерделәр

17.09.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Вафина Йолдыз ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Гаилә тормышында ләззәтне ничек булдырырга”.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бу чарага күрше-тирә мәхәлләләрдән дә кунаклар килгән иде

Булачак урманчылар атна буе көллиятнең урман фонды территориясендә санитар-экологик чистарту эшләре алып бардылар

Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән А.Алишның иҗаты, әсәрләре белән таныштыру максатыннан “Язучы да Алиш, батыр да” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырды. Китапханәче  презентация  ярдәмендә язучының биографиясе, иҗаты, балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырды. Шулай ук нәниләр”Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар”,“Нечкәбил”, “Бикбатыр белән Биккуркак” һ.б. китапларына күзәтү үткәрде. Сәнгатьле итеп укылган “Койрыклар” әкиятен балалар бирелеп тыңлады. Ә “Сертотмас үрдәк” әкиятен экраннан карау алар өчен тагын да кызыклырак булды. Соңыннан һәр бала А. Алиш әкиятләре буенча рәсемнәр ясады, фикер алышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International