ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

29 март көнне Березняк мәдәният йортында  авыл балалары өчен “Уйнап, биеп күңел ачабыз”-тематик дискотека үткәрелде.Балалар уен-ярышларда бик актив катнаштылар.

Трыш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән берлектә сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек  режимны төгәл үтәү, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан “Сәламәтлек зур байлык”дип исемләнгән өстәл уеннары, шашка һәм домино, теннис уеннары оештырды.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе авыл яшьләре белән берлектә “Яшьлегеңне агулама” дип исемлләнгән  түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде. Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында начар гадәтләргә өйрәнеп китүчеләр булуы беркем өчен дә сер түгел. Әлеге максатларны күздә тотып,  яшүсмерләр белән начар гадәтләрне булдырмау, эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында сөйләнелде. 


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Быелгы бәйгедә Кукмара районыннан тыш күрше Киров өлкәсе һәм Саба районнарыннан да мөселманнар катнашты

Район башлыгы апрель аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады


30
март, 2018 ел
җомга

Кукмарада язгы ташу алдыннан халыкка кирәкле мәгълүмат җиткерү, аңлату эшләре алып барыла. Мондый эш шулай ук актив рәвештә мәктәп укучылары белән дә үткәрелә.

2018 елның 1 апреленнән барлык медицина учреждениеләре больничный листларны электрон вариантта бирүгә күчәләр.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 март  көнне Манзарас авылы китапханәчесе детсад  балалары белән А.Алишның “Куян кызы”, “Шомбай” әкиятләрен укуны оештырды. Әкиятне балалар бик игътибар белән тыңлап утырдылар, үзләрен кызыксындырган соруларны бирделәр. 

          Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә 29 нчы март көнне Нәүрүз бәйрәме уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International