ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Купка авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән” Справочно-поисковый аппарат библиотеки “ дип исемләнгән китапханә дәресе уздырды. Чара барышында китапханәче укучыларны алфавит системалы каталогларны ничек кулланырга,аларның килеп чыгышы, ни дәрәҗәдә  кирәклелеге хакында сөйләп үтте. 

Аш-Буҗи халкы өчен үтә дә мөһим, истәлекле вакыйга – авылның 400 еллык тарихын үз эченә алган китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бар халык әлеге истәлекле вакыйганы тамаша кылырга клубка җыйналды. Әйе, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр бит. Ә ашбуҗилылар зур хәзинәле булды.

24  февраль көнне Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә уздырылган V төбәкара "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә  район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле,  Күкшел авылы мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле, Мәмәшир авылыннан   Шаяхкамов Басир, Халиуллин Харис - баянчылар дуэты катнашып дипломнар һәм бүләкләр алып кайттылар. 


24
февраль, 2018 ел
шимбә

Районда нинди чаралар була

Бозда Адай, Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Вахит авылларыннан килгән дүрт команда очрашты


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Кукмара үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «23 февраль - Ватанны саклаучылар көне” дигән күргәзмә оештырылды. Әлеге   күргәзмәдә батырлык, ватанпәрвәрлек, илеңә тугрылыкны чагылдырган әдәбият яктыртылды.

22 февраль көнне балалар китапханәсендә китапханәче Баһавиева Алсу А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4 в сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән дәрес презентация уздырды.

Балаларга телебезнең бай тарихы, күренекле шәхесләре, халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат тыңладылар. Халык авыз иҗаты җәүһәрләрен барлауда күп хезмәт куйган Нәкый ага Исәнбәтнең иҗаты белән таныштылар. Телне саклау, югалтмау, гореф-гадәтләрне онытмау-киләчәк буынның бурычы. Балалар кечкенәдән шуны аңлап үсәргә тиеш.

Китапханәче әкиятләр, аларның төрләре, “Алдавыч әкиятләр” турында сөйләде. Укучылар «Мәкальнең ахырын тап», “Тизәйткечне тиз әйт” кебек уеннарда катнашты, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, табышмакларга җаваплар тапты, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләде. Телне бозып сөйләшү очракларына көндәлек тормыштан алынган мисаллар китерелде.

“Тамчы” китап театрына йөрүче балалар “Шер-а-ля”  әкиятен уйнап күрсәтте.

22 нче февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә  “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең  туган тел көненә багышланган “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән әдәби кичә  үткәрелде.  Китапханәче Лилия Раис кызы  илебездәге телләр, аларның тарихы турында сөйләде. Җирле язучыларыбыз үзләренең  шигырьләрен укыдылар, хикәяләрен сөйләделәр. Чара электрон презентация белән бәйләнеп барды.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары Нырты һәм Ятмас Дусай җирлекләрендә үткәрелде. 

Халыкара туган- тел көне уңаеннан Түбән Арбаш авылы китапханәчесе  мәктәп укучыларында  туган телгә, һәм  башка  халык телләренә ихтирам тәрбияләү, язучыларыбыз иҗатын барлау, китап укуга  мәхәббәт уяту  максатыннан “Туган тел ул олы тормышка бер адым” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Балалар  яттан шигырьләр сөйләделәр хәтерләрен яхшырту, җитезлекләрен сынап төрле язучылар  әсәрләреннән төзелгән” Әкиятне таны”, “Шагыйрьне бел”, “Иясен тап”, ”Башкача ничек әйтеп була” дип исемләнгән укчылар конкурсы оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International