ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Кукмара район үзәк дәваханәсендә югары сыйныф укучылары өчен “Ак халатлы фәрештәләр” дигән медицина фестивале кысаларында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде.

3 февраль конне күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприяте җитәкчеләре чакырылган иде.

Өлге авылында скандинавча йөрергә өйрәнделәр

Сәфәрнең максаты  – быел районыбызда булачак республика август киңәшмәсенә әзерлек

5 февральдә "Галактика" иҗат йортында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу турниры була. Башлана 10 сәгатьтә.


2
февраль, 2018 ел
җомга

Татарча көрәш буенча ярышлар була

Бүген биредә студентларның әти-әниләре, аграр көллият һәм ике оешманың берсе - Кукмара тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты белән өчяклы максатчан килешү төзелде.

Ел фасылларының үзгәрүе турында төшенчә булдыру, һәр сезонның үзенчәлеге турында күзаллау, табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү; кәеф күтәренкелеге булдыру,  саф һаваның кеше организмына файдасы турында сөйләү; кышкы салкын көннәрдә битләрне туңдырмау, тау шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан  Тат-Тулба авылы китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары белән “Кышның бер мизгеле” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде һәм табигатькә экскурсиягә чыктылар. 

·         2 февраль  Россиядә хәрби дан көне  билгеләп үтелә .Бу  көн совет гаскәрләренең  немец-фашист гаскәрләрен Сталинград сугышында тар-мар итү көне (1943 ел).  Әлеге күренекле дата уңаеннан үзәк китапханәдә «Мәңгелек ут " Сталинград»”  исемле китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге күргәзмәдә Сталинградта 1942-1943 елларда булган вакыйгалар турында китаплар куелды. Китапханәче Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы әлеге китап күргәзмәсенә  күзәтү үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International