ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мәмәшир авылы китапханәсендә Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби чара узды. Әлеге чарада  татар әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, авыл халкы, әдәбият сөюче укучылар катнашты. Әдәби чара барышында язучының тормыш юлы барланды, төрле җанрда иҗат ителгән әсәрләре сәхнәләштерелеп, җырлары җырланды. Кичә бай эчтәлекле үтте, һәркем язучының үзенә иҗатына булган  хисләрен  яшермәде.

Якташыбызга "ТР атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде"

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында Ядегәрь авылы китапханәсендә «Интернет –должен быть безопасным!»  дип исемләнгән дәрес үтте.Чара барышында китапханәче балаларга интернетта чыга торган магьлүмат чараларының зыяны: спам , вируслар турында, мошенниклар тозагына эләкмичә ничек эшли алырга кирәклеген азссызыклады.

Югары Өскебаш   авылы китапханәчесе авыл халкы белән бергәләп сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән саф һавада скандинавча йөрү оештырды.  Кәефләре күтәрелеп, бу шөгельне дәвам итүне күздә тотып таралыштылар.

Авыл җирлекләрендшә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

 “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Кәркәүч авылында булды, анда “Ак калфак” бүлекчәсе оештырылды. 

Кунакларның максаты - Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган кино төшерү

Авыл җирлекләрендшә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Зур Кукмарадагы «Ялкын» спорткомплексында район башлыгы призына татарча көрәш буенча традицион турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International