ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Важашур авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Мин Россия Федерациясенең Дәүләт флагы хакында ни беләм?” дип исемләнгән чара үткәрде. Чара презентация ярдәмендә үрелеп барды.  

Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан,төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Данга күмелгән гербыбыз һәм флагыбыз”  дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар Россия турында белемнәрен ныгытты, төп дәүләт символлары (герб, гимн, флаг) турында тулы мәгълүмат алды. Соңыннан балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды. 

21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Чишмәбаш авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче уен формасында балаларны табигать байлыклары белән таныштырды, аларны ничек сакларга кирәклеге хакында мәгълүмат бирде. Балалар төрле газета-журналлар карады, табышмаклар чиште, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты. 

17 август көнне Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы   ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.


18
август, 2017 ел
җомга

18-август көнне мәдәният йортында Күкшел балалар өчен "Күңелле стартлар" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәдә мәктәп балалары ике командага буленеп төрле ярышларда көч сынаштылар. Биюләр бәйрәм белән тәмамланды.


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әсән-Елга авылы китапханәсендә "Экологик сукмак буйлап" дигән уен-дәрес үткәрелде. Балаларны кече яшьтән табигатьне сакларга-якларга үткәрелгән максатыннан уен-дәрестә өйрәтү бу балалар белән хайваннар дөньясы һәм үсемлекләр якыннанрак таныштылар. Экологик сукмак буйлап барганда аларга берничә тукталышта туктап биремнәр үтәргә туры килде. Балалар уеннарга теләп катнаштылар.

Березняк авылы китапханәчесе балаларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, физкультурниклар көненә карата “ Мин физик күнегүләрне сайлыйм” дип исемләнгән велосипед ярышы үткәрде. Ярышта төрле яшьтәге балалар бик теләп катнашты. Балалар өчен спорт дөньясын чагылдырган китап җурналларга күзәтү ясалып, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңелле һәм файдалы булды.

Зур Сәрдек җирлеге "Ак калфак" оешмасы 16-августта Кара Елга авылында Кече авыл бәйрәме уздырды.Бай концерт программасы белән аралашып барган төрле уеннарда барлык тамашачылар да актив катнаштылар.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Әсән –Елга авылы китапханәчесе детсад балалары белән “Экологик сукмак буйлап” дигән уен-дәрес үткәрде.Әлеге дәрестә балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән якынрак танышты.Экологик сукмак буйлап барганда  берничә тукталышта туктап төрле биремнәр үтәргә туры килсә дә, балалар үзләрен сынатмадылар.Кичәдә13 бала катнашты, бәйрәм бик эчтәлекле, кызыклы үтте.

12 - август көнне Татар авылында Толлысы Урам бәйрәме булып узды. Җырлар Бәйрәм, уеннар белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International