ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Лубян урман-техник көллиятендә “Студентлар көзе – 2016” фестивале узды. “Вокал”, “Нәфис сүз”, “Бию”, “Музыка уен коралларында уйнау” номинацияләрендә җиңү яулаучыларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

“Авыл перспективасы” проекты кысаларында Казанның “Идел” яшьләр үзәге базасында волонтерлар өчен яшьләр-белем бирү форумы узды. Чарада “Кукмара-волонтер” үзәге координаторы Адилә Саләмова, волонтерлар Ислам Шәфигуллин, Миләүшә Бариева һәм Искәндәр Хөснетдиновлар катнашты.

Корыган агачлардан чистартудан тыш, зиратка тимер капка ясалды, баганалык ташлар алып кайтылды, ак сеткалар, тимер тоташтыргычлар сатып алынды, озынлыгы 600 метрдан артык профнастил койма тотылды.

 

 

Һәр сабый үз ризыгы белән туа, ди Үрәсбаш авылында яшәүче, җиде балага гомер биргән Галина Никонорова. Хәзерге вакытта бәхетле әнинең өлкән кызы Аленага – 17, Альбинага – 14, Азалиягә - 11, Аделинага – 9, Альмирга – 8, Адельгә – 4, ә иң кечкенә Алинәгә 1,3 яшь.

Республикабызның Икътисад министрлыгы Зур Кукмара мәдәният йортында укыту һәм эшмәкәрлекне популярлаштыру буенча “Бизнес-десант” дигән семинар үткәрде.

Янил урта мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”  дип исемләнгән татар теле укытучылары, китапханәчеләр, педагог-оештыручыларның берләштерелгән республика семинары булып узды. Семинар үз эченә төп 3 өлешне берләштерде.

Ялган аракы һәм спиртлы эчемлекләр сату очракларын ачыклау максатында районда “Алкоголь” операциясе үтте.

Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Анда әдәбият-сәнгать сөючеләр җыйналган иде. Утырышта һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә ханым Мәрданованың “Мизгел” дигән китабы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы республика комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Видео режимындагы бу утырышта безнең районның наркотикларга каршы комиссиясе вәкилләре катнашты.

Укучы кызларыбыз Алсу Әюпова, Гөлфия Нәбиева, Нәфисә Зарипова белән “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалындагы “Тамчы- шоу” интеллектуаль уенына бардык. Бу көнне без түземсезлек белән көттек. Казан шәһәренә экскурсия дә булды бу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International