Поч.Кучук авылының “Кнавел” балалар мари фольклор коллективы (җитәкчесе Леонид Искаков) фин-угор халык иҗатының “Без бер агачның ботаклары” республика балалар фестивалендә катнашып, лауреат булды, дип хәбәр итә “Наш Кукмор” төркеме. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез.
Туембашлыларның тик тормыйча, нинди дә булса “мөгез” чыгарырга яратканнарын беләбез. Яхшы мәгънәдәге “мөгез”, билгеле. Урамнарны бозмыйча гына бакча эчләреннән су челтәре сузу, өлкән буынның кичләрен скандинавиячә йөреп, районны шаккаттырулары дисеңме, “Чәчәк елы” конкурсы игълан итеп, бөтен авыл белән ярыша-ярыша чәчәк үстерүләреме... Соңгы елларда гына бу җирлектә өч буа-плотина сафка басты.
Әлеге җирлектә яшәгәч, күреп-белеп торабыз, быел биредә чыннан да, шактый күп эшләр башкарылды. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевның җитәкче кәнәфиенә утырганына сентябрь аенда бер генә ел булса да, оештыру сәләте зур. Әйдәгез, ел дәвамында биредә ниләр эшләнелгәнен барлыйк әле.
шәячәге бәхәссез.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Салым инспекөиясе граңданнарны 2015 елга физик затларның милкенә булган салымның, транспорт һәм җир салымнарының 2016 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләнгән булулары турында искәртә.
"Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә 2016 елның 28 ноябрендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
"Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уңаеннан район балалар китапханәсе белән берлектә үзәккә йөрүче балалар өчен тәрбия чарасы әзерләнгән иде. Шулай ук алар өчен плакатлар һәм рәсемнәр конкурсы оештырылды.
2016 елның 25 ноябрендә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Наз" тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Әниләр көненә багышланаган концерт оештырылды.
2016 елның 22 ноябрендә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү белгечләре Урта Комар җирлегендә яшәүче һәм өйдә социаль ярдәм күрсәтү булегендә исәптә торган ялгыз инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар белән "Өлкән яшьтәге кешеләр өчен куркынычсызлык мәктәбе" дип исемләнгән программа буенча укулар оештырды.
"Зилант" спорт мәктәбендә Кукмара муниципаль районының өстәл теннисы буенча " Төньяк рпегионнар Кубогы" дип исемләнгән ачык шәхси-командалар Беренчелеге үтте.