ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Вахит авылы тарихына алтын хәрефләр белән языла торган вакыйга булды. Җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йорты үзенең ишекләрен ачты.

Буада волейбол буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышта районыбызның 2004-2005 елгы кызлар командасы мактаулы икенче урынны алды (тренер-укытучы Наилә Хәбибуллина). Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез, дип яза "Наш Кукмор".

Бүген район Советы бинасында үткән киңәйтелгән утырышта Кукмарада спортны җанландыру, авыл җирлекләрендә көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру, Яңа ел бәйрәмнәренә хәзерлек чаралары күрү һәм башка мәсьәләләр каралды. Район Башкарма комиеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, Каенсар авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов, Поч.Кучук мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахмановларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев һәр тармак буенча төгәл бурычлар билгеләде. 

 

 

 

25 ноябрь көнне Күкшел авылы мәдәният йортында китапханәче  һәм сәнгать җитәкчесе тырышлыгы белән Әниләр көне уңаеннан “Ак күңелле әниләр” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.


"Зилант" спорт мәктәбе самбо бүлегендә тәрбияләнүче балалар Чистай шәһәрендә XI  «Сетевая компания» ААҖ призына үткәрелгән турнирда призлы урыннар алып кайттылар. Бадертденов Малик, Хузин Ильназ, Нурахметов Айнур 2 урын, Закиров Ислам, Фаляхов Тимур  3 урын яуладылар.

 

Әниләр көне уңаеннан Өлге авылы мәдәният йортында “Йөрәктән чыккан сүзләр”дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә  үткәрелде.


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

25 ноябрь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Әниләр көненә багышланган чираттагы “Утырма” узды. Утырмада катнашучыларның кул эшләреннән “Кулларымнан гүя гөл тама”  исемле күргәзмә оештырылды.

 


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

25 ноябрь көнне №4 "Ләйсән" балалар бакчасы балалары белән китапханәдә "Әни - кадерле сүз" дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте.

25 ноябрь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Әниләр көненә багышланган чираттагы “Утырма” узды.

Гала-концертта Әниләр көненә багышланган районкүләм җыр һәм шигырь конкурсының җиңүчеләре чыгыш ясады. Концертны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә “Алтын Арфей” талантлы балалар мәктәбенә йөрүче балалар башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International