ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2016 ел
җомга

11 август көнне  райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрделәр.

Мәмәшир авылы мәдәният йортында Мәмәшир һәм Күкшел авылы өлкәннәре белән очрашу булды. Кичәгә ике авылның мәдәният өлкәсендә, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылары чакырылган иде. "Күңелемнең мөлдерәмә чагы" диеп исемләнгән очрашу кичәсендәге кунаклар үзләре язган шигырьләрне, бәетләрне укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, моңлы җырларын, нәфис сүзгә осталыкларын, биюдә җитезлекләрен күрсәттеләр.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

11 августта Иске Йорт авылы китапханәчесе Әлфия Самигуллина төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Татарстан туган илем” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде.

10 август көнне Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Вәлиева яшүсмерләр өчен “Экстремизмга юл юк!” дигән лозунг астында әнгәмә үткәрде. 

10 август көнне Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 2-7 сыйныф укучылары өчен “Күңелле старт” оештырды. 

Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хазиева мәдәният йорты каршында  "Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына балалар белән велосипед һәм ролик ярышы үткәрде. 

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова “Республика лентасы көне ” уңаеннан 4- 13 яшьлек  балалар белән әңгәмә үткәрде. 

9 нче августа Ятмас Дусай мәдәният йортында “Күңелле стартлар” оештырылды.Бик җанлы һәм кызык үтте.

Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Лельвиж һәм Село Чура җирлекләрендә үткәрелде.

Зур Кукмара мәдәният йорты каршында "Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына балалар белән велосипед һәм ролик белән ярыш үткәрелде. Актив катнашкан балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International