16 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәмәтова төрле яшьтәге балалар белән «Чишмәләргә сәяхәт» исеме астында авылдагы чишмәләргә экскурсия оештырды.
Ядегәр явылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева балалар арасында “Сәламәтлек чакрымнары” лозунгы астында велосипед ярышлары үткәрде.
16 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында велосипед ярышлары уздырды.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге балалар өчен “Без сәламәт яшибез” дигән тема астында квн үткәрде. Балалар ике командага бүленеп сәламәт яшәү темасына кагылган сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан урамда төрле-төрле спорт уеннары оештырылды.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 3-16 кадәрге балалар белән табигать кочагына походка чыктылар.
Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 6-7 сыйныф укучылары өчен велосипед ярышлары оештырды.
11 август көнне Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова кечкенә яшьтәге балалар өчен “Юлда йөри беләсеңме?” дип аталган уен- дәрес үткәрде.
Пычак авыл клубында балаларның ялын файдалы үткәрү максатыннан "Без сәламәт яшибез" дигән КВН үткәрелде.Соңыннан клуб бакчасында туп белән уеннар дәвам ителде.14 бала катнашты,3-14 яшь
12 август Ятмас Дусай мәдәният йортында “Челтерәп ага чишмәләр”темасы астында -Күз чишмәсенә сәяхәт ителде.Чишмәнең тарихы өйрәнелде.
12 август көнне, Байлянгар мэдэният йортында, “Алтын бөртекләре аяк астында” дигән тематик кичә үтте. Укучыларны дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү; аларның файдасы турында белемнәрен тирәнәйтү; укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән үтте. Җиһазлау: дару үләннәреннән гербарий, плакат, магнитофон, аудиокассета кулланылды.Соңыннан дару үләннәреннән чәй өстәле әзерләнде.