Почта хезмәткәрләре көне уңаеннан Олыяз мәдәният йортында " Почтальон хәбәр итә" дип аталган кичә булып узды.
Әлеге чара җыр- моң, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә күлүчеләрне тәмле коймак һәм шашлама белән сыйладылар.
Өлге клубында 20нче июль көнне театр сөючеләр берләшмәсенә йөрүче балалар көче белән "Ахмак куян" дип аталган курчак театры сәхнәләштерелде.
Почта хезмәткәрләре көне уңаеннан Олыяз мәдәният йортында " Почтальон хәбәр итә" дип аталган кичә булып узды.
17 июль көнне Починок Сутер авылында "Шулдыр жыт" ("Кичке уен") булды. Катнашучылар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды, халык җырлары яңгырады.
14 июль Манзарас мәдәният йортында авыл халкы очен "Кичке уен" уткэрелде.
Кара Елагада 24 хуҗалык бар, анда 84 кеше яши. 22 бала бар, өлкәннәр 21. кеше. Зур Сәрдек авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре көче белән ел саен биредә, су буенда, Кече авыл бәйрәме уздырыла. 15-июльдә уздырылган бәйрәмгә башка авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Программада төрле уеннар, татар халык җырлы-биюле уеннары, һәвәскәрләр чыгышлары, соңыннан дискотека булды.
Чарлы авылында балалар өчен Питрау бәйрәме үтте.
Әлеге чарага тоймалылар белән хезмәттәшлек итүче хуҗалык җитәкчеләре, оешма-предприятиеләрдән вәкилләр чакырылган иде. Семинарда катнашучылар яңа төзелгән ашлык складында булдылар, сынау участокларын карадылар, ноу-тилл технологиясе белән таныштылар һәм басу-кырларны иңләделәр.
15 нче июль көнне Ядегәр мәдәният йорты каршында "Кичке уен" үткәрелде. Татар халкының онытылып баручы милли уеннарын уйнадык. Соңыннан килгән кунаклар белән казанда пешкән боткадан, күмер самовары чәе белән коймактан авыз иттек.
Авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһим эшләрнең берсе – игенннәрне урып-җыю башланды. Хуҗалыклар арыш һәм борчак суктыруга керештеләр. Беренчеләрдән булып, “Урал” хуҗалыгы, “Вахитов”, “Игенче” җәмгыятьләре, “Тукай”, “Дружба” агрофирмалары комбайннары кырга чыкты. Район буенча 33000 гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Шул ук вакытта уҗым культураларын чәчү өчен дә җир хәзерләү бара.