ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланды. Алар иң беренче булып Сәрдекбаш һәм Зур Сәрдек  җирлекләрендә үткәрелде.

Кукмараданың Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалдында волейбол мәйданчыгы бар. Үткән атнада биредә поселоктагы ишегалды волейбол командалары арасында турнир үтте. Беренче урынны Ворошилов урамы командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Вахитов, Нур Баян урамнары командалары бүлештеләр. Турнир ахырында җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылды.

Кичә Җиңү Паркы каршындагы мйәданда узган “Кичке уен”ны Түбән Өскебаш һәм Кәркәүч авыл җирлекләре оештырды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Дискотека да шәп булды!

Бу көннәрдә поселокның үзәк урамындагы юлга асфальт җәю эшләре башкарылды. “Татавтодор”ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонт участогыннан хәбәр итүләренә, бу атна ахырына алар үз эшләрен төгәлләргә планлаштыралар. Димәк, автобуслар да үз вакытларында йөри башлаячаклар.

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-президенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, районыбызның тау чаңгысы базасы, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион, "Зилант" спорт мәктәбе һәм "Нараткай" җәйге ял лагерендә дә булдылар.

Кичә Җиңү Паркы каршындагы мйәданда узган “Кичке уен”ны Түбән Өскебаш һәм Кәркәүч авыл җирлекләре оештырды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Дискотека да шәп булды!

Бөтендөнья шахмат көненә багышлап, шахмат клубында “Без барыбыз – бер гаилә” девизы астында шахмат турниры үтте. Турнирда кукмаралылардан тыш, Балтач, Саба, Нократ Аланы шахматчылары да көч сынашты.

Камышлы урманы буенда сыенып утырган “Нараткай” балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр белән очрашуга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре – Гөлназ Гыйльфетдинова, Рөстәм Нуриевлар, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар бик эчтәлекле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар.

Балаларның җәйге ялы төгәлләнергә дә нибары бер ай вакыт калып бара. Каникулны файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен клубларда күптөрле чаралар уза. Өлге авылы клубы хезмәткәрләре дә балалар арасында шашка ярышы үткәрделәр. Әлеге уен малай-кызларга бик ошады.

Бүген күппрофильле лицей базасында участок сайлау комиссиясе членнары өчен семинар булды. Биредә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э.С. Гобайдуллин, аның урынбасары В.Н. Каменькова, оештыру-методик бүлек җитәкчесе Ф.Н. Тазиевалар катнашты һәм чыгыш ясады.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International