ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

     Кукмара үзәк китапханә китапханәчеләре Пахомова Валентина Геннадиевна, Саттарова Лилия Раисовна Малмың үзәк китапханәсендә уздырылган «Я здесь живу, и край мне этот дорог» исемле регионара семинарда катнаштылар.

Манзарас авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә урта яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсиягә чыктылар. 
Зур Кукмара авылы китапханәчесе  “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Әкиятләр илендә” дигән темага балалар иртәсе үткәрде.

23
июль, 2016 ел
шимбә

Читаттагы "Урам бәйрәме" бүген Ворошилов урамында 20 йорт ишегалдында булды. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр катнашып, халыкны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Бу йорт алдында балаларга уен мәйданчыгы узган ел ясалган иде, быел волейбол площадкасы яшь спортчылар карамагына тапшырылды. Бәйрәм, әлбәттә, җырсыз-моңсыз булмый. Урам халкы, килгән кунаклар район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карады, табындагы сый-хөрмәттән авыз иттеләр.


22
июль, 2016 ел
җомга

Бүген Әсән-Елга авылында сөенечле вакыйга булды: Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге “Строй-Гарант” оешмасы тарафыннан төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Мондый төр мәйданчыклар быел Лельвиж, Әсән-Елга, Ядегәр, Янил, Чуллы авылларында, "Нараткай" лагерендә дә төзелде.

“Универсаль спорт мәйданчыклары” республика программасы кысаларында сафка баскан мәйданчыкта футбол һәм мини-футбол уйнау, сәламәтлегеңне ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, “Строй-Гарант” оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйковлар чыгыш ясады.

Бүген поселокның Ворошилов урамында гомер кичерүче Назирә Таҗимөхәммәт кызы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Татарстан Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

“Туризм – сәламәтлеккә юл һәм”алтын яшь ”волонтерларын таныту” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында районыбызның инвалидлар оешмасы һәм “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге республика конкурсында җиңү яулады. Грант исәбенә активистлар төркеме һәм проект җитәкчеләре Сочига барып кайттылар.

Район Мәдәният йортының үзешчән артистлары катнашында узган әлеге чара җыр-биюләр, мавыктыргыч уенннар белән үрелеп барды, дискотека да оештырылды, дип хәбәр итә “Наш Кукмор” төркеме.

Чарлы авыл мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен хәрәкәтлеуеннар оештырды.


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кичке уен" узды. Олыяз һәм Байлангар авыл җирлекләренең үзешчән артистлары бик матур бәйрәм оештырдылар. Программада җыр-бию, уенннар, дискотека да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International