ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2016 ел
җомга

"Нараткай" лагереның 5-нче көнендә "Олимпиядә спорт көне" үтте. "Күңелле стартлар", ГТО нормативларын тапшыру оештырылды.

Иске Юмья авылы китапханәчесе балалар белән экскурсиягә  барды. 

8 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Нараткай" лагерендә "Ромашка басуы" дип аталган конкурс үткәрделәр. 

Районы башлыгы Сергей Димитриев башлангычы, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин теләктәшлеге белән Мәчкәрә авылы зиратында төзекләндерү эшләре башланды. Шушы көннәрдә Мәчкәрә авылы зиратында Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, фәнни хезмәткәр Эльвира Хәсәнова, Казанның “Ритуал” җәмгыяте хезмәткәрләре, авыл халкы ярдәме белән берлектә тарихи һәм мәдәни мирас булып сакланган 35 кабер ташына татарча аңлатма язулы мәрмәр плитәләр урнаштырылды.

Әле җәйнең бер генә ае үтеп китүгә карамастан, республикада суга батып үлүчеләрнең саны узган ел белән чагыштырганда шактый арткан.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызда алты пар үзенең никахларын теркәгән. Бәйрәм уңаеннан Түбән Комар авылында яшәүче, 45 ел бергә гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстергән Туктан һәм Николай Очаевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылган.

Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев район Советының утырышлар залында Болгар ислам академиясе һәм Казан изге Ана иконасы соборына багышланган киңәйтелгән презентация уздырды, кукмаралыларны да хәйрия акциясендә актив катнашырга чакырды. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриев һәм районыбыз активы катнашты.

 

 

 

7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Татар Толлысы авылы китапханәчесе балалар белән табигатькә экскурсиягә чыгуны оештырды.
Татар Толлысы авылы китапханәчесе кече яшьтәге балаларга интерактив уеннар  уйнауны оештырды.
Починок Кучук  авылы  китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге балалар белән “Син китап турында нәрсә беләсең?”  дип аталган викторина  һәм “Җир тирәли сәяхәт”  исемле табышмаклар бәйгесе үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International