ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

“Кукмара якташлары” идарәсе вәкилләре күппрофильле лицейда поселок, Манзарас һәм Зур Кукмара мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар.


22
апрель, 2016 ел
җомга

22 апрель көнне “Олимп” боз сараенда Россиянең хоккей җыелма командасына теләктәшлек йөзеннән, ветаран командалар арасында иптәшләрчә очрашу үтте.

21 апрельдә "Җыр белән хезмәтне бәйләп" фестиваль-конкурсы кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсендә Кукмара киез итек коллективы, Башкарма комитет һәм район Советы хезмәткәрләре чыгыш ясады.

22 апрельдә “Җир көне” кысаларында   “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге һәм “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Эшчеләр тыкрыгы урамын чүптән арындыруда актив катнаштылар.

22 апрель көнне китапханәсе Лилия Гарипова Кукмара №1 Гимназиясе укучылары өчен, “Библионочь” социаль-мәдәни акциясе кысаларында “Көләргә, көләргә һәм тагын бер кат көләргә” дип аталган чара үткәрде.

Түбән Комар балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре белән бергә 12 кеше, Кукмра үзәк китапханәсендә булып 3Д форматында кино карадылар.

22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бердәм булып культура һәм ял паркына өмәгә чыктылар.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе
21 апрельдә балалар китапханәсендә «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дип аталган әдәби кичә булды. 

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районының Ч.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы татар гимназиясенең 3 а сыйныфы укучылары өчен,  3 Д форматында мультфильмнар карауны оештырды.

20 апрель көнне Россия УФАС  Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Н. Павлов Кукмара районына эш визиты белән килде. Кукмара киез итек комбинатында, метал савыт-сабалар заводында, туган якны өйрәнү музеенда булды, №3 урта мәктәптә ачык дәрестә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International