ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

“Олимп” боз сараенда хоккей сөючеләр, ветеран командалар арасында Бөек Җиңү көненә багышланган хоккей турниры үтте. Турнирның башлангыч этабы Кукмара һәм Сосновка командалары файдасына төгәлләнде. Алар 7, 8 майда Казанда узачак турнирның финалында катнашачаклар.

22 апрель көнне “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында  “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең балаларга һәм семьяларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаган балалар белән “Чистая душа – чистая планета” акциясендә катнаштылар. Әлеге акция кысаларнында балалар парклар, һәйкәлләр һәм обелисклар тирәләрен җыештырдылар.

“Яхшы эшләр көнендә”, “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында  “Зилант” спорт мәктәбенең волейбол бүлегенә йөрүче балалар тренер-укытучылар Н. Хабибуллина белән пенсионер-педагог Р.А. Галиуллинага адреслы ярдәм күрсәттеләр.

21 апрель Россиядә Милли донор көне буларак билгеләп үтелә. “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында “Зилант” спорт мәктәбендә шушы темага санбюллетень чыгарылды.

16 апрельдән “Зилант” спорт мәктәбендә “Яхшылык эшләргә ашык” девизы астында “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Спорт мәктәбенә йөрүче балаларга мәгълүмат биреп бару максатыннан стенд ясалды.

“Ялкын” яшүсмерләр клубында “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында, районда яшәүче милләтләр дуслыгын ныгыту максатыннан, “Дуслык, тынычлык һәм теләктәшлек өчен” акциясендә катнаштылар. Тренировкага килгән һәрбер бала  зур кәгазь битендә үзләрен кулларны төшерделәр, районда һәм республикабызда яшәүче халыклар арасындагы дуслыкка теләктәшлек белдерделәр.

Татарның бөек язучысы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы №4 гомумбелем бирү мәктәбенең урта сыйныф укучылары өчен “Тукай – шигъри чишмәбез” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 

21 апрель көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре  “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында,  әйләнә-тирәне юыештыруда актив катнаштылар. Балык хезмәткәрләр бердәм булып өмәгә чыктылар, үзәк тирәсе чүптән арындырылды, агачлар киселде, агартылды.

Бүген, 25 апрельдә, кичке сәгать җидедә, “ТНВ” каналында эфига чыгачак “Туры эфир” тапшыруында район башлыгы Сергей Димитриев катнашачак.

 

 

 
22 апрель көнне балалар китапханәсендә “Библиосумерки – 2016”  Бөтенрәсәй буенча уздырылган акция үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International