Зур Кукмара урта мәктәбе һәм “Ялкын” яшүсмерләр клубында районкүләм “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары үтте. Анда районның 20 мәктәбеннән 23 команда катнашты. Кечкенәләр төркемендә беренчелекне Кукмара беренче гимназиясе алды. Икенче-өченче урыннарны Чарлы һәм Зур Сәрдек гимназиясе командалары бүлеште. Зурлар төркемендә шулай ук беренче урында Кукмара беренче гимназиясе укучылары. Икенчене – Манзарас, өченче урынны Урта Комар мәктәбе командалары яулады.
Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә. Конкурста катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә төшергән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.
Үрәсбаш авылында яшәүче Макарова Мария Егоровнага 90 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районының Ч. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы татар гимназиясенең 1 а сыйныфы укучылары өчен, 3 Д форматында мультфильмнар карауны оештырды.
1 апрель көнне Кукмара тау чаңгысы базасында балалар өчен “Апрель сипкелләре” дип аталган ярышлар үтте. Әлеге ярышларда беренче елларын шөгыльләнүче яшь сноубордистлар катнашты. Югары группа спортсменнары ярышларны оештырып кына калмадылар, ә судья ролен дә үтәделәр. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
2 нче апрельдә Янил урта мәктәбендә РифкатьФәхретдинов призына традицион волейбол буенча ярышлар узды. Командалар арасында "Зилант-1" кызлар командасы җиңүче булды, икенче урында- Яныль урта мәктәбе кызлар командасы, өченчедә-"Зилант-2" .
3 апрель көнне"Зилант" спорт мәктәбендә Кукмара муниципаль районы Ачык Беренчелегенә 1998г.р. һәм яшьрәк укучылар арасында, 18-55 яшьләрдәге ветераннар , ир-атлар һәм хатын-кызлар өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
3 апрель көнне Казан шәһәрендә традицион XXVI Бөтенроссия Халыкара класслы Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышлап самбо буенча ярышлар узды. “Зилант” спорт мәктәбе спортсмены Альберт Шәңгәрәев (74кг авырлыкта) көмеш призер булды.
3 апрель көнне Ошторма Юмья авылында авыл җирлекләре арасында волейбол буенча зона ярышлары үтте. Ошторма Юмья, Починок Кучук, Өркеш, Урта Комар, Ятмас Дусай, Нырты, Манзарас, Березняк авыл җирлекләре командалары катнашты.