Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин җирлек башлыклары белән видеоэлемтә буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында 1 апрельдә игълан ителгән санитар-экологик икеайлыкта, “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә актив катнашу, хезмәт коллективларының урманнарны каты көкүреш калдыкларыннан арындыру буенча эшләрен оештыру, террорга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында суз барды.
2 апрель көнне “Олимп” боз сараенда Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Ачык Беренчелек буенча фигуралы шуу үткәрелде. Анда Мамадыш, Кукмара, Арча, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Баулы, Минзәлә, Алабуга, Зәй шәһәрләреннән 150 катнашучы катнашты.
“Инвожо” удмурт фольклор ансамбле Сочи шәһәрендә үткән “Народные истоки” Халыкара милли мәдәни һәм фольклор фестивалендә катнашты. «Фольклор, ансамбль, 30 и старше» номинациясендә I дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды.
1 апрель көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдләм күрсәтү үзәге хезмәткәрлзре тарафыннан “Мобиль бригада” оештырылды. Алар Кукмара поселогында яшәүче 2 группа инвалид И.Р. Габдрахмановның өендә җыештыру эшләре алып бардылар.
1 апрель көнне Кукмара “Шәфкатьлелек”тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия кошлар көне билгеләп үтелде. Балалар хезмәт инструкторы Шәймәрданов Нурсил Нургали улы җитәкчелегендә сыерчык оясы ясадылар, аларны агачларга элделәр, ә тәрбиячеләр балалар белән тирә-юнь белән танышу дәресе үткәрделәр, рус рәссамнары И.И.Левитан, И.И.Шишкинның иллюстрацияләрен карадылар, яз турында рәсемнәр ясадылар.
Татарстанның мәдәният министрлыгында “Безнең Татарстан” дигән яшьләр форумы узды. Анда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйлә Низамова катнашты һәм “Кукмара сувенирлары” дигән проект белән чыгыш ясады.
29 мартта Әлмәт шәһәрендә “Зилант” спорт мәктәбенең йөзәргә өйрәтү бүлегенең яшь тәрбияләнүчеләре йөзү буенча МБУ ДО “ЦДЮТ” ның II Ачык Беренчелегендә катнаштылар. Шәфигуллин Кәрим 100 м комплекслы йөзү буенча 1 урынны, 100 м ирекле стиль белән 2 урынны алды.
“Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнүче балалар өчен аларда сәламәт яшәү үрнәге тәрбияләү буенча дәресләр еш үткәрелә. Чираттагы дәреснең темасы “Гельминтозлар һәм аларны булдырмау” иде. Дәрестә шәфкать туташы Набиева Л.Х. балаларга гельминтозларның нәрсә икәнен, алар белән авыруга нинди сәсбәпләр китереп җиткергәнен аңлатып үтте, балаларның игътибарын профилактика чараларына юнәлтте. Гади генә итеп төп гигиена кагыйдәләрен аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итте.
29 мартта “Тылсым” социаль-реабилитацияләү үзәге хезмәткәрләре Кукмара метал савыт-сабалар заводына экскурсия оештырды. Үзәккә йөрүчеләр заводның күпсанлы бүлекләрендә булып, металл савыт-сабалар җитештерүнең төп принциплары белән таныштылар. Әлеге продукциянең Россигә генә түгел, Европа илләренә дә экспортлаштырылганын белеп, экскурсиядә катнашучылар зур горурлык хисләре кичерделәр.
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге тәрбиягә алучы ата-аналарның Казанга, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрына баруын оештырды. Алар күренекле татар дрматургы Туфан Миңнуллиннның соңгы әсәрләренең берсе – “Мулла” драмасы буенча куелган спектакль карап кайтты.