ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе
Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, төрле катлам китап укучылар өчен, удмурт халкының мәдәнияте көне уңаеннан, “Эктон жыт” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.  
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, югары сыйныф укучылары өчен, “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. 

Кукмара 4нче мәктәбендә районыбызның барлык 11 сыйныф укучылары ГТО нормалары тапшырды. Спорт программасында чаңгыда шуу, турникта күтәрелү, озынлыкка сикерү, 50 метрга йөзү, пневматик винтовкадан ату һәм башкалар бар иде.

Поселокның “Гөрләвек” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2016” бәйгесенең финалы үтте. Беренче урынны - поселокның “Кыңгырау” балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Рәйхана Степанова, икенче урынны - “Йолдызлык” бакчасының музыка җитәкчесе Нияз Хәсәнов, өченче урынны “Чулпан” балалар бакчасыннан тәрбияче Айгөл Хәсәнова алды.

 

Каенлык авылында кышны озату бәйрәме үткәрелде.Анда төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Авыл халкы коймак һәм  самавыр чәе белән сыйланды.

Мамадышта инвалидлар арасында чаңгыда узышу буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Анда районыбызның “Аргамак” командасы уңышлы чыгыш ясады. Кукмарадан Валентина Борисова 2 чакрымга узышта беренчелекне яулады. 3 чакрым узышта Николай Анисимов (Югары Чура авылыннан ) – икенче, Валерий Николаев (Ош. Юмья), Илгиз Якуповлар (Сәрдекбаш) –өченче урыннарны алдылар.

 

Пчеловод авыл клубында шушы авылда туып-үсеп, бүгенге көндә чит төбәкләрдә яшәүче авылдашлар катнашында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән зур концерт булды.

7 мартта “Зилант” спорткомплексында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узачак. Әлеге бәйге 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Зур Сәрдек, Янил, Кукмараның ветеран командаларын, шулай ук яршыта катнашырга теләүчеләрне (предприятие, учреждение, авыл мәктәпләреннән) көтеп калабыз. Команда составы – 6 кеше. Катнашучыларның яше - 20 һәм аннан өлкән. Шулай ук бу көнне ир-егетләр арасында дартс ярышлары да узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә.

Алабуга шәһәрендә талантлы балаларның республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда  Нырты урта мәктәбе укучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Айсылу Ибраһимова (җитәкчеләре Харис Фәләхов, Фирдания Гәрәевалар) үзенең эзләнү эшләрен тәкьдим итеп,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнарына лаек булды.

Пычак авылы клубында бәйрәм уңаеннан, “Караоке батл” музыкаль бәйге оештырылды. Конкурста 2 музыкаль җырчы катнашып, үзара көч сынаштылар. Башка концертлардан аермалы булган бу бәйге, тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International