ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Пычак авылы клубында бәйрәм уңаеннан, “Караоке батл” музыкаль бәйге оештырылды. Конкурста 2 музыкаль җырчы катнашып, үзара көч сынаштылар. Башка концертлардан аермалы булган бу бәйге, тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде.

Татарстан Республикасында үткән елның 1 августыннан бирле табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында хәбәр итүче гражданнарны акчалата бүләкләү башкарыла. Табигатькә зыян салган конкрет кеше яки транспорт чарасын теркәп, закон бозу турындагы мәгълүмат тапшырган гражданнарны республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүләкли. Бу чараның максаты – табигатьне саклау законнарын бозуга каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьерлар эшкәртү


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Югары  Юмья авылында  яшәүче  Иванова Екатерина Яковлевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.

Вахит авылы китапханәчесе Ландыш Рахимуллина, бшлангыч сыйныф укучылары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган тел – изге дә, көчле дә ул!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 
Кукмара үзәк китапханәсендә «Салават күпере” иҗат берләшмәсе утырышы үтте.

Кукмара Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева  Түбән Үрәс авылында яшәүче   Әхмәтов Вәгиз Газизулла улын  90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны  социаль яклау  бүлеге начальнигы  Светлана Замалиева, җирлек башлыгы  Гөлсинә Гарифуллина  тәбрикләде.

 

Кукмара бистәсендә  яшәүче Гарипова Нәсимә Сабирҗан кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район Башлыгы урынбасары Равия Каримулина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.

22 февраль көнне Чарлы авыл җирлегендә кышкы спартакиада үтте. Спартакиадада катнашучылар чаңгы, волейбол, шахмат, шашка, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату буенча көч сынаштылар. Әлеге чараның спонсорлары Багаманов КФХ, “Сот иле” ААҖ булды.

Кукмара муниципаль районы укучыларының волейбол буенча  I Спартакиада уеннары үтте. Кызлар арасында беренче урында Кукмара №3 мәктәбе, 2 урында Манзарас урта мәктәбе, 3 урында Яныль урта мәктәбе командалары калды. Малайлар арасында 1 урында – Манзараз урта мәктәбе, 2 урында – Янил урта мәктәбе, 3 урында – Поч. Сутер мәктәбе командалары калды.

17-21 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсе  Раменское поселогында кул көрәше буенча Россия Беренчелеге һәм ветераннар арасында Россия Чемпонаты үтте. ДОО(П)Ц  өстәмә белем бирү тренеры Габдрахманова Рузия ветераннар арасында 1 урын, аның укучылары Тимерова Амина (МБОУ «Гимназия с.Б.Сардек») 2 урын,  Гараева Рания (МБОУ «Гимназия №1 п.г.т.Кукмор») – 3 урын яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International